Китапханәдә һөнәри юнәлеш көне (12+)
27 гыйнварда шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Киләчәк безнең кулларда!» исемле һөнәри юнәлеш көне оештырылды. Очрашуга республикабыздагы әйдәп баручы вузларының берсе «В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты»ның Чаллы филиалы белгечләре чакырылды. Алар уку йортында белем алучы студентлар үзләштерә алырлык төрле һөнәрләр турында сөйләделәр һәм укырга керү кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирделәр. Чара дәвамында студентлар мавыктыргыч формада студент тормышын тәкъдим итте, «Только Мы» җыр һәм бию студиясе үз үрнәгендә бүгенге студентларның яхшы уку белән бергә үзләренең күпкырлы сәләтләрен дә ачып салуын күрсәтте. Бу хакта укучыларга күрсәтелгән кызыклы видеофильм дәлил булды. |